top of page

ЭССЕ

Минем тормышымда укытучы 

     Укытучы ул - дөньяда иң бөек зат. Мөлаем булуы өстенә, үтә тыйнак, җыйнак, акыллы, түземле, киң күңелле, сынмас рухлы, батыр йөрәкле кеше. Кем генә сокланмый аңа. Укытучының бөеклеген раслап, рәссамнар, шагыйрьләр, язучылар үз иҗатларында бу образга дан җырлый. Йөзләгән яңа һөнәр арасында борынгы укытучы һөнәре әле дә баш булып тора. Ул - һәрчак юл яручы, заман белән бергә яшәүче үлемсез һөнәр.

     Кем булырга? Нинди булырга? Җир йөзендә үзеңнән соң нинди эз калдырырга? Гомер юлында һәркайсыбыз үз-үзенә мондый сорауларны күп тапкырлар бирәдер. Һөнәр сайлаганда аның асылы турында уйламаганмын да, мөгаен. Мин бары тик бәхеткә ышандым,  тормышны, балаларны  яраттым. Һәм шуны ачык аңладым: укытучы булачакмын!  Әти-әниебез укытучы булмаса да, апам белән укытучы һөнәрен сайладык. Моңа яраткан укытучым - безне татар теле һәм әдәбияты серләренә өйрәткән Минхәер Мостафа улы Мөгайнетдиновның  йогынтысы зур булгандыр  дип уйлыйм. Аның һәр сүз тәмен, көен тойгандай, матур итеп әдәби телдә сөйләве, татар әдәбиятын тирәнтен белүе,  укучыларга булган җылы карашы, балаларга мөнәсәбәте күңелдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу теләге уятты. Мөгаллимебезнең моңлы тавышы, спектакльләрдә уйнаган рольләре бу тормышта миңа һәм башка бик күп укучыларына һөнәр сайларга этәргеч биргәндер.  Аның   эзеннән киткән укытучылар саны исә дистәләр белән генә түгел, йөзләр белән исәпләнә. Укытучымның дәрес алып барганнары әле дә күз алдымда тора кебек. Бүген олы рәхмәт хисләре белән аны искә алуым инде күптән бакыйлыкка күчкән остазыма дога булып барсын иде.

      Хәзер мин үзем укытучы. Менә 24 елдан артык  балалар күңеленә белем белән бергә тәрбия орлыклары да салам.  Укучыларымның туган телне яратуларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итеп яшәүләрен телим. Педагогик эшчәнлегем дә сыйныфтан тыш чараларда, матур әдәбият дәресләрендә  патриотик, әхлакый, эстетик  тәрбия бирүгә  юнәлдерелгән.

      Район семинарларында күрсәтелгән ачык дәресләр, атналыклар, күренекле язучыларның юбилейлары уңаеннан район  күләмендә үткәрелгән әдәби - музыкаль кичәләр... Боларның һәркайсына күңел җылымны салырга,  әзерлек барышында ниндидер яңалыклар кертергә тырышам, һәр сүзнең, һәр җөмләнең мәгънәсе балалар йөрәгенә барып җитүен телим. Тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми.  Кечкенә генә уңышым да  - зур хезмәт, тырышлык, сабырлык нәтиҗәсе. Яхшы  күрсәткечләр күңелне күтәрә, эшкә дәрт өсти.  Укытучы өчен моннан да зуррак  шатлык бармы икән?!     

     Күңел биреп, киңәшләшеп башкарган эш кенә җимеш китерә, диләр. Мин бу яктан бик бәхетле укытучы. Яраткан укучыларым, иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләрем белән бәхетле мин. Авырлыкларны бергә күтәргәндә генә эшләве җиңел бит ул.   Һәм һәр уңышымның нигезендә үземнең генә түгел, барыбызның күмәк хезмәте ятуын яхшы беләм.  Һәрьяклап булышырга әзер торган  хезмәттәшләремнән башка кем мин?  Кирәк чакта киңәшче, таләпчән дус һәм  гадел тәнкыйтьче дә, нык таяныч та алар миңа.

       Әйе, замана белән бергә атлаганда гына  укучы күңеленә ачкыч табыла. Хәзерге заманда укучыларыңның сәләтле булуы гына җитми, үзеңнең дә заманадан  артта калмавың бик мөһим. “Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дә яраклы итеп укытыгыз,” - дигән Ризаэтдин Фәхретдин.  Мин дә педагогик эшчәнлегемне шул изге сүзләргә нигезләнеп төзергә тырышам.

        Милли мәгариф Концепциясе авторлары бердәм комплекс үзәк булуын, полилингваль укыту һәм полимәдәният киңлекне алгы планга чыгаруны тәкъдим итәләр. Бердәм комплекс үзәге ул - гаилә, балалар бакчасы һәм мәктәп. Үзара тыгыз элемтәне ныгытуда, минем фикерем буенча,   театр сәнгать технологиясе зур роль уйный. Гаиләдә балаларга татар фольклорына таянып тәрбия бирелсә, балалар бакчасында татар әкиятләрен сәхнәләштерү нәтиҗәле булыр, мәктәптә театр түгәрәгендә баланың сәләтләре ачылыр, һәм сәхнә аңа тормышта кирәк булачак сабак бирер. Бу эшчәнлекнең белем һәм тәрбия бирүдә принциплары бик гади: дәвамлылык һәм гуманлы иҗади актив шәхес тәрбияләү. Минем эшемдә дә  театр сәнгать технологиясен куллану баланы “универсаль актёр” итеп түгел, ә тормышка яраклы шәхес итеп тәрбияләүдә булыша.

     Мәгариф һәм мәдәният министрлыгы да театр сәнгатенең үсешенә зур әһәмият бирә. 2016 нчы елның 8 нче декабрендә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында I республикакүләм “Сәяр” балалар һәм яшүсмерләр фестивале булып узды. Бу фестивальдә катнашып, безнең Нурлат районыннан 2 мәктәп һәм 1 балалар бакчасы призлы урыннар яулады.

     Яңарышлар, алгарышлар заманында нәтиҗәләргә ирешеп эшләү өчен, мәктәбемдә барлык уңайлы шартлар  да тудырылган. Интерактив такталар булу үзе ни тора! Шундый заманча мәктәптә эшләп, ничек инде яңа технологик алымнарны кулланмыйсың? Сингапур методикасы буенча структураларны кулланып үткәргән дәресләрем бик уңышлы килеп чыга. Яңа алымнарны куллану дәресләремне кызыклы һәм нәтиҗәле итә, ә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята.

     Мин - укытучы, әмма кирәк чакта җырчы да, биюче дә, театр артисты да була алам! Әле күптән түгел генә Нурлат яшьләр театры белән берлектә Фәнис Яруллинның “Кызларның кызганнары” комедиясендә  Фатыйма ролен уйнадым. Нурлат халык театры әлеге спектакль белән “Идел-йорт” театрларының Әлмәт зонасында Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  Шулай итеп,  театр артисты булу теләгем өлешчә булса да тормышка ашты.  “Кыстыбый” юмористик телевизион тапшыруының иҗат төркеме белән дә хезмәттәшлек итәм, анда  табиб, укытучы, усал хатын һәм башка рольләрне башкарам. Бугенге көндә бу тапшыру “Мәйдан”, “ТНВ – Планета” каналында да күрсәтелә. Боларның укытучы хезмәтенә нинди катнашы бар инде, диярсезме?  Укучыларым мин катнашкан тамашаларны карап, артистлык осталыгыма сокланалар һәм үзләре дә сәхнәдә уйнарга теләк белдерәләр. Укучылар белән төрле чараларда татар классикларының әсәрләрен сәхнәләштерәбез, бу исә аларда телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли. Районда укучылар арасында беренче татар КВНы оештырып җибәрүем дә шул ук  туган телне үстерү, күтәрү, аңа хөрмәт тәрбияләү йөзеннән булды.          

     Бүген хезмәтем өчен мәктәп, район мәгариф бүлегеннән мактау грамоталарым бар, әмма, миңа калса, укытучының хезмәте һич кенә дә грамота, зур исемнәр белән түгел, ә укучыларының яхшы гамәлләре белән бәяләнә. Менә дәрескә чакырып янә кыңгырау чыңлый, мин дәрескә ашыгам... Ә класста ничәмә-ничә  кызыксыну тулы самими күзләр миңа төбәлгән, минем ни әйтеремне көтә, һәр адымымны күзәтә, бәяли. Балалар миннән күп нәрсә көтә, миңа ышана. Күңелемдә бетмәс-төкәнмәс уйлар, сораулар: алар киләчәктә кем булып үсәр? Нинди юл сайларлар? Ә иң мөһиме: Идел-йортка - хуҗа, илгә тотка булырлык яхшы кеше булырлармы?  Һәм мин аларга аралашу бәхетен бүләк итәм, чөнки баланы үзен аңларга, үткән һәм бүгенге дөньяны танып-белергә өйрәтүче, үз-үзенә ышаныч булдырырга ярдәм итүче кеше – укытучы икәнлегемне онытмыйм. Укытучы булу, кирәк кеше булу нинди зур бәхет ул! Гомерем буе укучыларымның уңышларын күреп сөенергә язсын, юкка яшәлмәгән дип горурланырлык булсын иде!

bottom of page